Кайбычлылар Ульяновскидагы хәрби частьта булып кайтты

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

         20 октябрьдә кайбычлылар безнең район егетләре хезмәт иткән хәрби частьта Ульяновскида булып кайтты.  Анда солдатлар өчен район мәдәният йорты коллективы, яшь армиячеләр һәм администрация хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Бу көнне частька солдатларның әти-әниләре дә килгән иде. 

         Концерт барышында хезмәт итүчеләргә сәламләү сүзе белән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров мөрәҗәгать итте. Ул барлык солдатларны, офицерларны элемтәчеләр көне белән котлады һәм капитанга, командир урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Хомяковка район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук солдатларны Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин котлады.

         Концерт программасы дәвамында залда алкышлар тынмады. Үз концерт номерлары белән Илгиз Насыйров, Ләйсән Шамилова, Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге Хуҗа Хәсән мәктәбенең яшь армиячеләре чыгыш ясады.

         Концерт тәмамланганнан соң Татарстан Республикасыннан чакырылган курсантлар өчен халык ашлары көне оештырылды.

         Әйтергә кирәк, безнең районнан әлеге частьта 5 егет хезмәт итә. Алар - Иске Чәчкаб авылыннан Рәнис Сөнгатуллин һәм Нияз Мөхетдинов, Олы Кайбычтан Сәйдәш Тимершин, Багайдан Роман Пашанин, Олы Урсак авылыннан Алмаз Нуреев.

фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/4428507.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International