2018 елның 31 октябренә кадәр яшьләрнең “Премия Траектория” бәйгесенә заявкалар кабул ителәчәк. Конкурста яшьләрне һөнәри ориентлаштыру буенча чаралар алып баручы физик һәм юридик затлар катнаша ала.
23 октябрьдә Кайбыч районы аграрийлары туңга сөрелгән җирләрне эшкәртүне төгәлләделәр. Язгы культураларны чәчү өчен киләсе елның язына алар 32,6 мең гектар мәйданда җир сукалаган.
20 октябрь көнне Хуҗа Хәсән мәктәбенең Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге яшь армиячеләре Ульяновскида шефлыкка алынган частьтә булдылар.
15-20 октябрь көннәрендә Кайбыч районы мәктәпләрендә «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән темага парламент дәресләре узды. Әлеге дәресләр барышында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, авыл җирлеге башлыклары балаларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше белән таныштырдылар, һәр граждан тормышында дәүләт хакимиятенең роле турында сөйләделәр.
Бу юлы район башлыгына үзләренең сораулары белән 8 кеше килде. Күп кенә сорауларга җавап бирелде һәм карарлар кабул ителде.
Бәрлебаш авылында Үзәк (Центральная) урамында 200 метр озынлыкта вак таштан юл җәелә. Эшне "Вираж-плюс" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте подрядчы оешмасы башкара. Бәрлебаш авылында эшләр тәмамланганнан соң, әлеге подрядчы оешма Олы Кайбыч авылында Яр буе (Набережная) урамында юл салачак.
«Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе кысаларында Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 18 октябрь көнне "Казан тегермәне" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесендә булдылар. Әлеге проектның идеясе мәктәп укучыларының предприятие эше белән турыдан-туры танышуыннан гыйбарәт. Акция балаларга үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алу һәм хезмәткәрләр һәм белгечләр белән аралашу мөмкинлеге бирә.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.
Барыгызны да 5 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Габделфәт Сафин концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400-500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 2-16-72
25 нче октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Кайбыч мәдәният йортында «Болгатып бутадык» дип исемләнгән көзге тамаша тәкъдим ителә. Шулай ук фойеда мәдәният хезмәткәрләренең “Көзге кәеф” дип исемләнгән күргәзмәләрен дә күрә аласыз. Керү 100 сум. Рәхим итегез!