Районда шикәр чөгендерен алу тәмамланды

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

          Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 октябрьдә районда 3221 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыю тулысынча төгәлләнде. Туфрак эшкәртү ахырына якынлаша. "Туган як-Агро" хуҗалыгында һәм "Агрофирма "Дубраваның" 1 нче һәм 2 нче филиалларда эшкәртү төгәлләнгән, өченче филиал бетереп килә.

          Шулай ук районда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм бушаган техниканы саклауга кую эшләре бара.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International