Барыгызны да 7 февраль көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Иркә концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 350 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72.
2018 елның 14 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика киңәшмәсе узды.
Бүген 10: 00 сәгатьтә Казан ратушасында «2018 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак.
Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина котлады. Алар Гөлфәния апага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген 9:00 сәгатьтә Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә «Авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узачак. Семинарда Кайбыч районыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда аңа кул кую өчен ООН коррупциягә каршы конвенциясе ачыла.
Илебезнең 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституциясе безнең зур үсеш алган дәүләт булуыбызны күрсәтә, халыкның гражданлык һәм демократик хокукларын, аның иреклеген чагылдыра.
11 декабрьдә Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре: Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин килеп киттеләр. Алар укучыларны, техник персоналны, педагогик коллективны янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрделәр, шулай ук алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.
Агымдагы елның 11 декабрендә Казанда А.В. Александров исемендәге "Мин яратам сине, Россия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр вокаль-музыка конурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
Агымдагы елның 11 декабрендә Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлык Советының күчмә утырышы узды. Залда утырган эшмәкәрләр арасында юбиляр - Газинур Мофазалов та бар иде. Форсаттан файдаланып, аны юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады.