Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак

2018 елның 15 декабре, шимбә

        Бүген 10:00 сәгатьтә Казан ратушасында «2018 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак.
        Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары-Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов катнашачак.
        Безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International