Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда аңа кул кую өчен ООН коррупциягә каршы конвенциясе ачыла.
Кайбыч муниципаль районында «Коррупциягә каршы марафон-2018» кысаларында мәктәпләрдә чаралар уза: квестлар, «гадел булу модада» диспутлары, әңгәмәләр, тематик сыйныф сәгатьләре, «Бүләкләр һәм башка рәхмәт ысуллары», «Коррупция: иллюзия һәм чынбарлык» ачык дәресләре, укучылар арасында иҗади конкурслар, тематик әдәбият күргәзмәләре, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар һәм укучыларның коррупциягә каршы дөнья карашын формалаштыруга юнәлдерелгән башка чаралар.