2018 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Ирекле хезмәтне стимуллаштыру һәм мотивацияләү: хакимият һәм гражданлык җәмгыяте инструментлары» темасына түгәрәк өстәл үткәрү һәм «Елның иреклеләр гамәле» республика конкурсын бүләкләү тантанасы үз эченә алган Россия Федерациясендә Иреклеләр (волонтер) елына йомгак ясадылар.
Район мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 7 декабрендә "Ак җилкән" халык театры артистлары Хәбир Ибраһим әсәре буенча "Ялкын каен күзе" спектакле премьерасын куйдылар. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган иде.
13 декабрьдә Кайбычка Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев киләчәк. Ул 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортында халык белән очрашачак һәм вәгазь кичәсе үткәрәчәк.
10 декабрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Бүген эшлекле киңәшмәдә аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук аңа котлау открыткасы тапшырды.
Бүген «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс.
Инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары музыка укытучысы Фаилә Минһаҗева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт белән чыгыш ясадылар. Балалар тавышлары тыңлаучыларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә соклану уятты. Рус, татар, гарәп һәм чуаш телләрендә җырлар һәм биюләр яңгырады. Ә Чара ахырында интернат-йортның иң актив кешеләре интернат-йортта үткәрелгән чараларда һәм дәресләрдә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
Инвалидлар декадасы кысаларында, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, үзәк директоры Наталья Багавиева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортына булдылар. Алар интернатта "Кышкы бизәкләр" темасына арт-терапия дәресе үткәрделәр.
Бүген Казан шәһәрендә "Бәхетле" сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мәлки, Иске Тәрбит авыл җирлекләре, "Дубрава" агрофирмасының өч филиалы, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Подберезье" агрофирмасы, Щукин крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин катнашты.
2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу көнне суд приставларыннан, адвокатлар һәм нотариуслардан тыш, консультацияләр Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре үткәрәчәк.