Бүген 9:00 сәгатьтә Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә «Авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узачак. Семинарда Кайбыч районыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.