16 мартта Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы узды.
Татарстан Росреестры вәкилләре «гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законны хокук куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»дә катнашты.
11 март көнне Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
“Минем илем-минем Россиям” XVI Бөтенроссия конкурсы старт алды. Конкурс 2003 елдан башлап яшьләрне Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авыллары үсешендә катнашырга җәлеп итү максатында үткәрелә.
Бүген Яңа Чишмәдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар фракцияләренең республика координация советының күчмә гомуми җыелышы булды.
Кайбыч үзәк район сырхауханәсе хезмәткәре Николаев Юрий Петрович 50-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, ЗАГС җитәкчесе Чулпан Камалеева котлады. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен Юрий Петрович Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Кайбыч сырхауханәсе грамотасы белән бүләкләнде.
2019 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч–эксперты белән берлектә Кайбыч районында Олы Кайбыч авылында шәхси эшмәкәрләр белән очрашулар үтте.
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев белән берлектә “Алтын кырлар” агрофирмасының Багай, Арыслан, Колабирде авылларындагы фермаларда малларны кышлату барышы белән танышты.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Бердәм исәпләү үзәгеннән җибәрелүче квитанцияләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да бар. Авыл җирлеге башкарма комитетлары йортларда теркәлүчеләр турындагы мәгълүматлар базасын төбәк операторына, ул исә үз чиратында аларны Бердәм исәпләү үзәгенә тапшырган. Олы Кайбыч авыл җирлегеннән кала, барлык 16 җирлектә яшәүчеләр аерым квитанцияләр алачак. Ә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка һәм Симәки халкына ул судан файдаланган өчен торак коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелүче түләү квитанцияләре белән бергә киләчәк. Әгәр дә квитанцияләрдә теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән булса яки башка сораулар килеп туса, бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларны якын арада төзәтәчәкләр. Сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга субсидия¬ләр каралган. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан биреләчәк.