Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган эшмәкәрләр һәм сатып алучылар белән очрашу

2019 елның 15 марты, җомга

          2019 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч–эксперты белән берлектә Кайбыч районында Олы Кайбыч авылында шәхси эшмәкәрләр белән очрашулар үтте.
           Эшмәкәрләр белән очрашу 2019 елда «Trusted Smart Products» - цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар девизы астында үткәрелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган.

           Шәхси эшмәкәрләргә сәүдә кибетләре һәм сатып алучыларга үз хокуклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International