Бүген " Мәскәү "мәдәният һәм спорт үзәгендә "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эше барышында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Динар Раил улы Бариевның "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 2016 елның февраленнән 2019 елның мартына кадәрге чорда төбәк штабының отчеты турында доклады тыңланды. Шулай ук "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Төбәк штабы һәм төбәк контроль-ревизия комиссиясенең яңа санлы составы расланды. Конференция кысаларында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуга багышланган флешмоб узды.
Бүген Шүширмә авылында хуҗалыклардагы эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының квалификациясен күтәрү буенча гамәли семинар узды. Семинарны «Элита "ГПП" АҖ баш зоотехнигы Кәбиров Фәнил Васылович алып барды, ул эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыруда технологик яңалыклар белән таныштырды. Семинар барышында эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыруга һәм авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ясалма орлыкландыруны оештыру технологияләренә аерым игътибар бирелде. Семинарда районның зооветеринария белгечләре һәм орлыкландыручылары катнашты.
19 мартта 7.40 сәгатьтә Татарстан радиосында юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова белән интервью узачак.
Кайбычта, бөтен республика кебек үк, 19 март көнне бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
17 март көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында 2007-2008 елгы һәм 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының беренче турының сайлап алу зона этабы булып узды. Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең районның җиде яшь бадминтонисты (Екатерина Иванова, Григорий Вавилов, Егор Григорьев - барысы да Федоровское авылыннан, Резеда Гарәфиева - Борындык авылыннан, Арина һәм Никита Алексеевалар, Богдан Гашев - барысы да Олы Кайбыч авылыннан) 23-24 мартта Казан шәһәрендә узачак финал өлешенә сайлап алынды. Бадминтончыларыбызга бу турнирда уңышлы чыгыш ясауларын телик!
Эш планы нигезендә, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә бала хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Соңгы вакытта газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә, 2019 ел башыннан гына газ белән 20 гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы фаҗига - үлем белән тәмамланган.
16 март көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында 7-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды, анда барлык җиде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән командалар катнашты, ә Федоровское урта мәктәбеннән ике команда чыгыш ясады.
16 март көнне Олы Кайбыч авылының чаңгы базасында 2006 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, 5-9 сыйныф укучылары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында, шулай ук оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында Кышкы спорт сезоны ябылуга багышланган чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узды.
"Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән кайбычлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез".