ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

          Кайбычта "Бердәм Россия" депутатлар фракциясенең РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында һәм районның вәкаләтле органында Кайбыч муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше буенча хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул кую практикасы дәвам итә.

 

Бәйрәм көне - Вербное якшәмбегә дә карамастан, Морат авылының актив кешеләре күпфункцияле үзәк методисты белән күлне җыештырырга чыктылар. Надеждино авылы халкы да авыл үзәгендә күлне җыюны дәвам итәчәк. Быел экологик икеайлыкның нәтиҗәләре күзне сөендерә, гәрчә финишка кадәр әле вакыт күп булса да.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык  ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.  2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге 1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды.Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.  
 

Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге Пр-297 номерлы күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р номерлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында сезгә Россия яшьләре АИС системасында теркәлү башлану турында хәбәр итәбез (myrosmol.ru).

"Уникс"та ел саен үткәрелә торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды. Анда безнең районнан "Конферанс" номинациясендә Иске Чәчкабтан Баязит Хәсәнов һәм Илгизә Хөсәенова катнашты (җит. Гыйльманова Энҗе Ринатовна). Алар әлеге фестивальдә 3 урынга лаек булдылар. Без аларны котлыйбыз!

Бүген Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссиянең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында уртак күчмә утырышы узачак. 
 


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

20 апрель көнне Олы Кайбычта "Кайбыч ягы музее" ачылды. Ул районның 28-еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Ачу тантанасында ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Илфат Сөнгатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, якташларыбыз- ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, районның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин, аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров катнашты.

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының 31 нче утырышы узды. Утырышта депутатлар, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы, бүлек башлыклары, район газетасы вәкилләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
 

 

Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлады - бу РФ Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин һәм «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе» муниципаль учреждениесенең баш бухгалтеры урынбасары Ильяс Галиуллин. Район башлыгы аларга эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләде.

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International