ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы ТР вице-премьеры - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең агымдагы темплары турында хәбәр итте.

Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан Олы Кайбыч авылының ял паркында "Язгы мәрхәмәт атнасы" эстафетасы кысаларында Кайбыч районының туган көне алдыннан социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар белән ял паркына экскурсия оештырылды. 
 

Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ЗТО белгечләре кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк.
 


21
апрель, 2019 ел
якшәмбе

– Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Со-веты, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Сезнең хезмәт авыр да, җаваплы да. Авыл халкы, үзләрен борчыган проблемалар, сораулар белән, иң беренче чиратта, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә. Һөнәри осталык, намуслылык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән, сезгә оста оештыручы, идарәче дә булырга туры килә. Алдыбызга куелган төп бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районыбызны яшәр, эшләр, ял итү өчен тагын да уңайлы-рак итү. Үзара салым буенча кабул ителгән программаның уңышлы эшләве мактауга лаек. Бу эшләрне уңышлы башкару җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең осталыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, җитәкчеләр белән бергә эшли белүенә, теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын табуына да бәйле. 
 


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Бүген Олы Кайбычта Кайбыч районы оешуга 28 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногманов һәм Илшат Гафуров, районның элеккеге башлыгы Азат Хәнифатуллин һәм Җәүдәт Гаффаров, Кайбыч районы халкы һәм башка кунаклар катнашты.
 

Бүген Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Дубрава", "Кубня", "Подберезье" агрофирмалары, "Кайбыч сөте" җәмгыяте, Кайбыч икмәк комбинаты, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин катнашты.
 


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Олы Кайбыч авылы Советы һәм башкарма комитеты бинасының актлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында 2019 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча сөт җыючылар җыелышы узды.

2019 елның 18 апрелендә Казан федераль университетының IT-лицеенда пенсионерлар арасында компьютер буенча "Компьютер Land: Өченче яшь-2019" республика конкурсы узды.
 

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара уза. Әлеге чарада безнең район делегациясе составында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Кече Мәме, Мөрәле, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре башлыклары катнаша.

Бүген "Уникс"та Созвездие-Йолдызлык суперфиналының сайлап алу турлары уза, анда безнең балалар - Иске Чәчкабтан Хәсәнов Баязит һәм Хөсәенова Илгизә чыгыш ясый, ә менә Олы Кайбычтан "Авыл дэнс" бию коллективы һәм конферанс Алинә Гарифуллина 29 апрельдә "Пирамидада"мәдәни-күңел ачу комплексында чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International