Олы Кайбычта музей ачылды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

          20 апрель көнне Олы Кайбычта "Кайбыч ягы музее" ачылды. Ул районның 28-еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Ачу тантанасында ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Илфат Сөнгатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, якташларыбыз - ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, районның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин, аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров катнашты.

         Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге музейның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылуы хакында сөйләде.  Чөнки, эш финансларга барып терәлгәч, ул Президентыбызга мөрәҗәгать иткән һәм мәсьәлә уңай хәл ителгән. Ә музей белән озак еллар буена мәгариф бүлеге начальнигы булып эшләп, әле узган ел гына лаеклы ялга чыккан Илдар Шакиров җитәкчелек итәчәк. Альберт Ильгизарович аңа эшендә уңышлар теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International