Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләүләр бар: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү.
25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы туры эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, шулай да аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Кайбыч районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан республика тарафыннан әзерләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарга һәм ветераннарының тол хатыннарына бәйрәм бүләкләре һәм открыткалары тапшырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Кече Подберезье авылында яшәүче Давыдова Нина Петровна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова котлады, Нина Петровнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә санаулы көннәр калып бара. Ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында социаль өлкә хезмәткәрләре районның гомуми белем бирү мәктәпләренең волонтерлар отрядларын җәлеп итеп ялгыз яшәүче гражданнарга бәйрәмгә әзерләнергә булышалар-бакчаларны, йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарталар.
Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча 13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында "кайнар линия" эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 апрельгә районда язгы бөртекле культураларны чәчү бара. Сабан культуралары 925 га мәйданда чәчелгән, шул исәптән 800 га - арпа, 100 га - бодай, 25 га - берьеллык үләннәр. Кырларда "Дубрава", "Кубня", "Золотая Нива" хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәт куя.
19 нчы апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс поэзия, проза, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика номинацияләре буенча үткәрелде.