ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 25 апрелендә Казан шәһәрендә Казан федераль университетының инженерлык институты базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында "ХХІ гасыр Кулибиннары" яшь уйлап табучылар Республика олимпиадасының икенче этабы узды. Безнең районның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең техник юнәлешле берләшмәсе укучылары Сәлахов Рамил (кече төркем) һәм Гарифуллин Эльмир (башлангыч төркем) җитәкчесе Сирин Гарифуллин җитәкчелегендә ике икенче призлы урын алдылар. Без аларны котлыйбыз!!!

26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бу уңайдан Галия Кайбицкая исемендәге музейда тантаналы чара үтте. Бәйрәм чарасы иң беренче татар теленең гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән башланып китте, аннары музей директоры Энҗе Мингалиева, Габдулла Тукайны бөек татар шагыйре булырлык итеп тәрбияләгән Мотыйгулла Төхвәтуллинның роле турында сөйләде. Шигырь бәйрәмендә Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Борындык, Федоровский, Багай мәктәпләре укучылары катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен, үзләре иҗат иткән һәм башка авторларның Тукайга багышлап язылган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар тыңладылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторинада катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре музей залында Габдулла Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе оештырды.

Бүген Казан шәһәрендә алдан тавыш бирү кысаларында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча дебатлар узачак. Дебатларда безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак. "Заманча авыл: төп проблемалар һәм үсеш механизмнары" дебатларның төп темасы булачак. Дебатлар 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларның дебатларын турыдан-туры онлайн-трансляцияләүгә сылтама https://pg.er.ru/pub/debate/5566.
 

Бүген Галия Кайбицкая музеенда 10:00 сәгатьтә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган шигърият көне узачак. Анда туган телдә шигырьләр сөйләүче гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашачак. Шулай ук викторина да узачак.
 


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә, «янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм «янгын куркынычсызлыгы турында»1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы нигезендә.
 

Хәзерге вакытта районның барлык хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Инде 2,1 мең гектардан артык Кайбыч кырлары чәчелгән. 1,5 мең гектардан артык арпа, 200 гектарга якын сабан бодае, 300 гектардан артык берьеллык үләннәр чәчелгән.  Техник культураларга килгәндә, бүгенге көндә 100 гектардан артык шикәр чөгендере чәчелгән.
 

27 апрельдә бөтен Татарстан буенча үткәрелә торган «Урман утырту көне» акциясе кысаларында Иске Тәрбит авылының күп функцияле үзәге янында чыршы үсентеләре утыртылды.  Акциядә күп функцияле үзәк һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 36 чыршы утыртылды.
 

24 апрель көнне район мәдәният йортында Олы Кайбыч урта мәктәбенең педагоглар составы башкаруында театр елына багышланган "Беренче театр" спектакле булып узды. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакль һәр тамашачының күңеленә һәм әлбәттә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның күңеленә хуш килде.
 

Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Дубрава», «Туган як-агро», «Золотая Нива», «Кубня» хуҗалыклары кырларында булды. Сәфәрдә аны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров озатып йөрде.
 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисадый саммиты уза.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International