Хөрмәтле Кайбыч районы халкы һәм кунаклары!
Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Җир бәхәсләрен һәм суд тикшерүләрен булдырмас өчен, күршеләр арасында җир кишәрлекләре чикләрен ничек дөрес килештерергә кирәклеге турында сөйләде.
Кадерле Кайбыч районы халкы! Мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмавыгыз, сайлау участокларына актив гражданлык позициягезне күрсәтүегез һәм тавыш бирүдә катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Яшь буынга бай тәҗрибә һәм белем тапшырган кооператив хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсе килә
Июльнең һәр беренче шимбәсендә халыкара кооперативлар көне (International Day of Cooperatives) билгеләп үтелә. Бәйрәм көне 1923 елдан бирле билгеләп үтелә торган Халыкара кооператив альянс кооперативлары көне белән туры килсен өчен сайланган.
Гасырдан артык тарихында күп сынаулар узгач, кооператорлар гади кешенең иң мөһим ихтыяҗларына туры китереп, якташларын сыйфатлы, арзан азык-төлек һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итеп яшәделәр һәм үстерделәр.
"Дәүләт Хезмәтләре» Электрон Хөкүмәте сайты http://gosuslugi.ru( гражданнарга Россия Федерациясе башкарма хакимияте органнары тарафыннан күрсәтелә торган төрле дәүләт хезмәтләрен алуда ярдәм итү өчен булдырылган.
Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.
3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар уйдырма хәбәр тарата.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән 16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!
Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның видео-мөрәҗәгате. Сабантуй белән котлау.
https://kaybici.tatarstan.ru/pozdravleniya-glavi.htm
Хөрмәтле
Альберт Илгизәр Улы!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез-Сабантуй белән котлыйм! Бу чын халык бәйрәме күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булды һәм шулай булып кала да. Ул табигатьне, җирдән файдаланучының хезмәтен, Татарстан халыкларының кунакчыллыгын данлый. Тынычлык һәм яхшылык идеалларын гәүдәләндереп, мәдәниятләрнең үзара баюына ярдәм итеп, бүген Сабантуй чын дуслык һәм татулык тантанасына әверелде. Бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм тарихи кыйммәтләре республикабызның чәчәк атуына нигез булсын!
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин
Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне 2020» иң зур күргәзмәсенең икенче көне уза. Күргәзмә эшендә барлыгы 178 экспонент . Авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары берничә юнәлеш буенча тәкъдим ителә: "Үсемлекчелек", "Авыл хуҗалыгы техникасы", "Терлекчелек", "Мелиорация", "Хуҗалык итүнең кече формалары" һәм "АПКны цифрлаштыру".
Вакыйга авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы фәнни казанышларны өйрәнергә, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгытырга, җитештерүчеләр һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләр арасында элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу чарада безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация катнаша.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурскаяның, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды РООО ДУ һәм Министрлык җитәкчелеге вәкилләре белән берлектә, гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Кабул итү вакыты-14.00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр
Телефон буенча алдан язылып кую сорала
(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).