Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Кадерле Кайбыч районы халкы! Мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмавыгыз, сайлау участокларына актив гражданлык позициягезне күрсәтүегез һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

ТИК һәм УИК хезмәткәрләренә,  кураторларга, күзәтүчеләргә, волонтерларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шулай ук участокларда хокук тәртибен һәм кешеләр өчен тавыш бирүнең уңайлылыгын тәэмин иткән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерәсем килә.

Кайбыч районында 25 июньнән 1 июльгә кадәр 32 сайлау участогында 9863 сайлаучы тавыш бирде, бу-95,21% тәшкил итә.
РФ Конституциясенә яңа төзәтмәләр кертүне яклап тавышка килгән барлык кешеләрнең 9428е уңай җавап бирде.Бу 95, 59 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International