Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне 2020» иң зур күргәзмәсенең икенче көне уза. Күргәзмә эшендә барлыгы 178 экспонент . Авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары берничә юнәлеш буенча тәкъдим ителә: "Үсемлекчелек", "Авыл хуҗалыгы техникасы", "Терлекчелек", "Мелиорация", "Хуҗалык итүнең кече формалары" һәм "АПКны цифрлаштыру".
Вакыйга авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы фәнни казанышларны өйрәнергә, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгытырга, җитештерүчеләр һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләр арасында элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу чарада безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация катнаша.