Хөрмәтле
Альберт Илгизәр Улы!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез-Сабантуй белән котлыйм! Бу чын халык бәйрәме күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булды һәм шулай булып кала да. Ул табигатьне, җирдән файдаланучының хезмәтен, Татарстан халыкларының кунакчыллыгын данлый. Тынычлык һәм яхшылык идеалларын гәүдәләндереп, мәдәниятләрнең үзара баюына ярдәм итеп, бүген Сабантуй чын дуслык һәм татулык тантанасына әверелде. Бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм тарихи кыйммәтләре республикабызның чәчәк атуына нигез булсын!
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин