ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан ташламалы ипотека дәүләт программасы гамәлдә булган ике ай эчендә 6,5% ставкасы белән 753 ипотека теркәлгән. Төзелгән килешүләр саны буенча Казан – 439 һәм Яр Чаллы – 161 лидер булды.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан 1,1 млн.нан артык өземтә бирелгән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39% ка диярлек күбрәк. Аларның 1 млн. нан артыгы, ә бу 90% ы электрон рәвештә бирелгән. Кәгазьдә бирелгән документлар саны 2019 ел белән чагыштырганда 14% ка кимегән. Электрон соратып алу файдасына электрон документның арзанрак булуы һәм аны электрон почта аша алу җиңелрәк булуы белән нигезләнгән.

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

      Инвалид яисә инвалид баланы йөртә торган автотранспортны парковкага түләүсез кую өчен рөхсәт кәгазен хәзер онлайн режимда алып була. Бу хакта Россия Пенсиия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия  Федерациясендә инвалидларны социаль яклау” турындагы федераль Законга әлеге үзгәрешләр агымдагы елның 1 июленнән кертелде һәм ул инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеген арттыру юнәлешендә бер адым булып тора.

Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия фонды пенсия һәм посбиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълуматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү  дә ай ахырына  кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.

Татарстан- гаиләләр, балалар, яшьләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерлар, ягъни төрле категориядәге гражданнарның гармонияле һәм бәхетле тормышы өчен барлык шартлар тудырылган урын.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 7 июлендә хакимиятнең актлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта РФ КоАП 5.35 ст.1 ө. буенча административ беркетмәләр һәм профилактика субъектлары үтенечнамәләре каралды. Эш нәтиҗәләре буенча 3 ата-ана административ җәзага дучар ителгән, бер гаилә ведомствоара учетка куелган.

Татарстан  Республикасы буенча Пенсия фоды Бүлекчәсе республикада  ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.

Юбилей  сертификатына ия булган Исмәгыйловлар гаиләсе Байлар Сабасында яши. Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловларның көтеп алынган беренче балалары Самина истәлекле көн – социаль хезмәткәрләр көнендә туган. Һөнәре буенча шәфкать туташы Эльвина  хәзер бар вакытын сабые янында үткәрә, Ринат балалар  иҗат үзәгендә эшли.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин интернат-йорт коллективына яңа җитәкче Багавиев Рөстәм Илгизәр улын тәкъдим итте. Элек ул "сайлаулар" ГАС белгече вазыйфасын башкарган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International