Яшь буынга бай тәҗрибә һәм белем тапшырган кооператив хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсе килә
Июльнең һәр беренче шимбәсендә халыкара кооперативлар көне (International Day of Cooperatives) билгеләп үтелә. Бәйрәм көне 1923 елдан бирле билгеләп үтелә торган Халыкара кооператив альянс кооперативлары көне белән туры килсен өчен сайланган.
Гасырдан артык тарихында күп сынаулар узгач, кооператорлар гади кешенең иң мөһим ихтыяҗларына туры китереп, якташларын сыйфатлы, арзан азык-төлек һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итеп яшәделәр һәм үстерделәр.
Безнең һөнәри бәйрәмебез тормышта иң мөһим нәрсә-бердәмлек һәм үзара ярдәмчеллек икәнен белүчеләрне берләштерә. Ул хезмәт, игътибар, кайгыртучанлык һәм якыннарга ярдәм итү теләге белән тулы. Һәм, билгеле инде, яшь буынга бай тәҗрибә һәм белем бирүче кооператив хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсе килә.
«Бөтен хезмәт эшчәнлеген сайлаган һөнәрләренә багышлаган ветераннарыбызга аерым рәхмәт белдерәбез. Аларның тәҗрибәсендә һәм белемнәрендә кооператорларның бер буын гына тәрбияләнмгән. Без аларның уртак эшкә керткән өлешләрен югары бәялибез һәм алар турында онытмыйбыз. Нәкъ менә ветераннар үз хезмәтләре белән районның кулланучылар кооперациясен ныгыттылар һәм үстерделәр», - диләр алар.
Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе, үз чиратында, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте коллективына намуслы хезмәтләре, фидакарьлекләре һәм риясызлыклары өчен рәхмәт белдерә. Шундый ук дәрт һәм энтузиазм белән алга таба да яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез!