Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!
Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көне алдыннан атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университетының халык театры "Галиябану" спектакле булып узды. Студентлар үз рольләрен яратып һәм артистлык белән башкардылар, тамашачы үз чиратында яшь артистларны кайнар алкышларга күмде.
Район мәдәният йортында Олы Кайбыч мәктәп укучылары өчен "Лев Толстойның гомере һәм иҗаты" темасы буенча әдәби викторина үткәрелде.
Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова күп еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә эшләгән пенсионерларны котлады. Бәйрәм уңаеннан барлык катнашучыларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
2018 елның 3 октябрендә Тәтеш шәһәренең мәдәният йортында "Безнең йортыбыз-Татарстан" Республика этномәдәни фестиваленең зона туры узды.
2018 елның 2 октябрендә «РИВЦ» акционерлык җәмгыяте авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эшлекле очрашу уздырдылар.
2018 елның 1 октябрендә Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев һәм Кайбыч районы янгын cүндерү - коткару гарнизоны начальнигы Дамир Ибраһимов Кайбыч үзәк район сырхауханәсе персоналын янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча укулар үткәрделәр.
Өлкәннәр көне - ул чиксез кадерле кешеләр-безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кешелек зирәклеге, җитлегү, күңел юмартлыгы-зур тормыш юлы үткән, икътисади тетрәнүләр кичергән кешеләр биргән сыйфатлар көне.
Инде алтынчы ел "Кайбыч муниципаль районы үзәк китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә «Авыл туризмы» программасы эшли, анда алдан билгеләнгән китапханә клуб һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге авыл җирлегенең тарихи һәм истәлекле урыннары һәм объектлары буенча туристик маршрут алып бара.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьне түбәндәге адрес буенча калдырырга мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru. Гаризалар 10 көн эчендә карала.