Инде алтынчы ел "Кайбыч муниципаль районы үзәк китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә «Авыл туризмы» программасы эшли, анда алдан билгеләнгән китапханә клуб һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге авыл җирлегенең тарихи һәм истәлекле урыннары һәм объектлары буенча туристик маршрут алып бара.
Быел туристик маршрут Багай авыл җирлеге буенча узды.
Мавыктыргыч маршрут Арыслан авылыннан башланды, Багай авылында дәвам итте һәм Салтыган авылында тәмамланды. Анда район вәкиле Бикбова Фатыйма, районның китапханә системасы китапханәчеләре һәм «Кайбыч таңнары» газетасы корреспонденты катнашты. Экскурсантларны Багай авыл җирлегенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырдылар. Салтыган авылы мәчетендә булдылар.