6 апрель көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт комплексында Кайбыч муниципаль районы Чемпионаты кысаларында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча уеннар узды. Анда Олы Кайбыч, Федоровское, Чүти, Кече Мәме, Хуҗа Хәсән һәм Кошман авыл җирлекләре командалары катнашты. Узган уеннар нәтиҗәләре буенча чемпионатта беренчелекне Федоровское авыл җирлеге җыелма командасы тота, ул әлегә җиңелүләрсез чыгыш ясый. Алда баручы квартетка хәзерге вакытта Олы Кайбыч, Кече Мәме һәм Кошман авыл җирлекләре командалары да керә.
Надеждино авыл җирлеге халкы "Тормышка 10000 адым" дигән Бөтенроссия акциясендә актив катнашты. Иң кечкенә катнашучыга 3 яшь иде.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, яшь армиячеләр һәм авылдашлары килгән иде.
Бүген Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Дубрава", "Кубня", "Подберезье" агрофирмалары, "Кайбыч сөте" ҖЧҖ, Кайбыч икмәк комбинаты, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин катнашты.
Бүген Олы Кайбычта "Тормышка 10000 адым" акциясе узды. Анда район оешмалары һәм учреждениеләре катнашты. Акцияне тантаналы рәвештә район мәдәният йорты янында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров ачып җибәрде.
Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздыра.
5 апрель көнне Кайбыч Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган “Хыялый мин: күккә ашып үстем...” исемле әдәби – музыкаль очрашу кичәсе булып узды. Кичә Кайбыч сәнгать мәктәбенең актлар залында узды. Очрашуга Казан шәһәреннән язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина-Мурат, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссер “Өч аяклы ат”, нәфис филмы һәм “Яланаяклы кыз”, “Китәм димә”, “Сөюләрең синең хак булса” кебек татар телесериалларын төшергән Нурания Җамали, шулай ук Татарстанның милли китапханәсенең фәнни - методик бүлек мөдире Нәҗметдинова Люция Масхүт кызы һәм баш китапханәче Җамалиева Зәйнәб Әбүгали кызы килгәннәр иде.
Законнарга тәкъдим ителгән төзәтмәләр депутатлыкка күбрәк актив һәм битараф булмаган кешеләрнең проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән
2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак. Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61 нче йорт, үзәк подъезд, 3 нче кат, конференц-зал) узачак.
2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен «кайнар линия» телефоны эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.