6 апрель көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт комплексында Кайбыч муниципаль районы Чемпионаты кысаларында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча уеннар узды. Анда Олы Кайбыч, Федоровское, Чүти, Кече Мәме, Хуҗа Хәсән һәм Кошман авыл җирлекләре командалары катнашты. Узган уеннар нәтиҗәләре буенча чемпионатта беренчелекне Федоровское авыл җирлеге җыелма командасы тота, ул әлегә җиңелүләрсез чыгыш ясый. Алда баручы квартетка хәзерге вакытта Олы Кайбыч, Кече Мәме һәм Кошман авыл җирлекләре командалары да керә.