5 апрель көнне Кайбыч Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган “Хыялый мин: күккә ашып үстем...” исемле әдәби – музыкаль очрашу кичәсе булып узды. Кичә Кайбыч сәнгать мәктәбенең актлар залында узды. Очрашуга Казан шәһәреннән язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина-Мурат, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссер “Өч аяклы ат”, нәфис филмы һәм “Яланаяклы кыз”, “Китәм димә”, “Сөюләрең синең хак булса” кебек татар телесериалларын төшергән Нурания Җамали, шулай ук Татарстанның милли китапханәсенең фәнни - методик бүлек мөдире Нәҗметдинова Люция Масхүт кызы һәм баш китапханәче Җамалиева Зәйнәб Әбүгали кызы килгәннәр иде.
Равилә Шәйдуллина укучыларга “Ялантауга ай кунган” исемле әсәре буенча таныш. Очрашу барышында шушы әсәр буенча Үзәк китапханә директоры Гөлфинур Сабирова, китапханәче Люция Газыймҗанова һәм Афанасьевка авылы китапханәсе методисты Гөлия Гыйләҗева башкаруында өзек күрсәтелде. “Ялантауга ай кунган” бәяне гаҗәеп якты, эчке тирән сагышлы әсәр. Монда дингә кайту, катнаш никахлар проблемасы, мәхәббәт, ата һәм ул, гаилә мөнәсәбәтләре күтәрелә. Язучы бу әсәрендә кешенең эчке дөньясын, рухын тирәнтен сурәтләргә омтыла.
Кичәбез музыкаль номерлар һәм язучының шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашу Равилә ханымның китапханәче Рафия гайнуллина башкаруында“Хыялый кыз” дип аталган шигыре белән башланып китте. Равилә ханымның балалар өчен язылган шигырләрендә балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Аның берничә шигырен “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килгән балалар сөйләп үттеләр. Кайбыч сәнгать мәктәбендә белем алучы Валиуллина Динә һәм укытучысы Резидә Мансур кызы фортопеонинода татар җырларына тезмә уйнадылар, Кайбыч мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Шамилова һәм Светлана Зиядиева башкаруында “Авылым урамнары”, “Нинди моң бар синең күзләреңдә” җырлары яңгырады, шигырь сөюче, китапханәбезнең даими укучысы, Бердәм Россия партиясенең Кайбычтагы бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Лотфуллина Равилә ханым Шәйдуллинаның “Китәм димә” шигырен укып үтте. Шулай ук үзәк китапханәбезнең даими укучысы Рәмис Закиров баянда үзе уйнап “Уфтанма” җырын башкарды. Залдагы барлык килгән кунаклар да бик рәхәтләнеп Рәмискә кушылып җырладылар.
Адәм баласы җиргә ни өчен килә? Яхшысын да, яманын да татып карар өчен, акыл-тәҗрибә туплап, шуны бүтәннәргә, киләчәк буыннарга тапшырып калдырыр, кешеләрне матуррак яшәргә өйрәтер өчен. Ә тормышны кемнәр матуррак, яшәүне мәгънәлерәк итәргә өйрәтә соң? Менә шушы очрашуыбызның кунаклары – иҗатчылар, матурлык тудыручылар. Очрашуга килеп, безнең китап укучыларыбызны сөендергәннәре өчен без аларга зур рәхмәтләребезне җиткереп саубуллаштык.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5040827.htm