Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, яшь армиячеләр һәм авылдашлары килгән иде.
Рәмис Рафисович Анна Максимовнага Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды. Ул юбилярга сау-сәламәт булып тагын озак еллар яшәвен теләде.
