Бүген Олы Кайбычта "Тормышка 10000 адым" акциясе узды. Анда район оешмалары һәм учреждениеләре катнашты. Акцияне тантаналы рәвештә район мәдәният йорты янында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров ачып җибәрде.
.jpg)
Чараның икенче өлеше Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасы янында узды, аны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина үткәрде.
.jpg)