Бүген Кайбыч районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды. Комиссия составында булган "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, шул җәмгыятнең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, җитәкчеләр һәм белгечләр техника, орлык материалы, механизаторлар белән комплектлаштыру, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия районның агросәнәгать комплексы буенча язгы кыр эшләренә яхшы әзерләнүне билгеләп үтте.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5069547.htm.