2019 елның 12-13 апрелендә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре өчен эшче сессия узды, ул Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының корпоратив университеты кысаларында оештырылды. Ике көнлек эшлекле сессиядә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы идарә, бүлек башлыклары катнашты.
Безнең районнан сессиядә яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина катнашты.