Олы Кайбычта мәктәп укучылары арасында волейбол буенча ярышлар узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

         13 апрель көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфка кадәр булган укучылары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Нәтиҗәдә, беренчелектә, икенче ел рәттән җиңүче булып, тренер-укытучы Илнур Хәсәнов җитәкчелегендә Иске Чәчкап төп мәктәбенең яшь волейболчылары танылды, аларга күчмә кубок, истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Мактау пьедесталының икенче һәм өченче баскычына Федоровское һәм Чүти урта мәктәпләре командалары күтәрелде. Ярышлар район оешуның 28 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International