Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ЗТО белгечләре кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән Кошман авылында балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Аларны анда төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов һәм мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин каршы алды.
"Кайбыч балык хуҗалыгы» җәмгыятенең яңа генераль директоры итеп Җамалетдинов Радик Гомәр улы билгеләнде. Элеккеге генераль директор Җамалетдинов Гомәр Шакир улы генераль директор урынбасары вазыйфасына күчерелде.
«Доброволец России» - инде тугызынчы ел рәттән үткәрелә торган Бөтенроссия һәм бөтен илдән дистәләгән мең проект җыйган конкурс. Аларның иң яхшылары үз идеяләрен федераль дәрәҗәдә тормышка ашыралар.
9 Майда Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Захарова вафат булды. Анна Захаровага 96 яшь иде. Аның тормышы-безнең барыбыз өчен дә үрнәк.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда урыны белән 35 градуска кадәр эсселек көтелә, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
11 май көнне Кошман авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырган "Кошман батырлары" кубогына көрәш турниры узды. Ярышларда Кошман, Кече Мәме, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки һәм Олы Подберезье авылыннан 50 дән артык көрәшче катнашты.
8 май көнне Апас шәһәр тибындагы бистәсендә ирләр командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнир узды. Безнең район өчен спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин җитәкчелегендә Николай Петухов, Иван Николаев, Виктор Яковлев, Руслан Томлеев, Максим Малюков, Сергей Крысанов һәм Кирилл Иванов составындагы "Мәлки кусты" командасы чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады. Без аларны котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!
Бүген Казан шәһәрендә алдан тавыш бирү кысаларында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча дебатлар уза. Дебатларда безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнаша.