Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән Кошман авылында балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Аларны анда төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов һәм мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин каршы алды.
"Хәзерге вакытта диварларны штукатурка эшләре алып барыла, иртәгә түшәм штукатуркасын башлыйбыз, электр үткәргечләрен монтажлау эшләре төгәлләнде, бинаның тышкы ягында керамогранит диварларын тышлау башланды. Гомумән алганда, эшләр 80 % тәмамланган", - дип таныштырды район бышлыгын төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов.
Төзелеш барышы белән танышканнан соң Альберт Илгизәрович үзенең киңәшләрен бирде. Ул төзүчеләрнең эшен уңай бәяләде.