15 май көнне Олы Кайбычта район, республика һәм халыкара олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга, шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларга акчалата сертификатлар тапшырылды.
Бүген Кайбыч районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар һәм бала туу турында таныклык тапшырылды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 майга районда 27554 га мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән, бу планның 92% ын тәшкил итә. Калган мәйданда силос өчен кукуруз чәчү дәвам итә
14 майда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү, нигездә, җир мәсьәләсе, эшкә урнашу һәм матди ярдәмгә кагыла иде. Кабул итүгә 6 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
14 май көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт комплексында Кайбыч районы оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының финал этабы узды.
2019 елның 29 апреленнән 28 маена кадәр яшьләр проектларының физик затлар арасында Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә.
7 һәм 10 май көннәрендә Олы Кайбыч авылының ял паркында экологик икеайлык кысаларында район оешмалары һәм учреждениеләре катнашында чираттагы өмә үткәрелде.
Билгеле булганча, 2019 елның 1 февраленнән нотариат өлкәсендәге яңалыклар үз көченә керде, аларның күбесе электрон теркәү белән бәйле. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, электрон хезмәттәшлек җайга салынды, ул милекчеләргә, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирә. Нотариуслар мондый хезмәт күрсәтүне элек тә күрсәткәннәр, әмма аны өстәмә сыйфатында башкарганнар.
13 май көнне "БУА: диалог киңлеге" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Кайбыч районы мәдәният йорты сәхнәсендә Казахстан Республикасыннан Актүбә өлкәсе драма театры Уильям Шекспирның «Гамлет» дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итте.
Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы узачак. Анда 3 команда катнашачак: үзәк район сырхауханәсе, мәгариф бүлеге һәм Совет-башкарма комитеты.