Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда урыны белән 35 градуска кадәр эсселек көтелә, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Республикада һава температурасы кискен арту сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде.