8 май көнне Апас шәһәр тибындагы бистәсендә ирләр командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнир узды. Безнең район өчен спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин җитәкчелегендә Николай Петухов, Иван Николаев, Виктор Яковлев, Руслан Томлеев, Максим Малюков, Сергей Крысанов һәм Кирилл Иванов составындагы "Мәлки кусты" командасы чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады. Без аларны котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!