11 май көнне Кошман авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырган "Кошман батырлары" кубогына көрәш турниры узды. Ярышларда Кошман, Кече Мәме, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки һәм Олы Подберезье авылыннан 50 дән артык көрәшче катнашты.
Нәтиҗәдә, әле беренче генә тапкыр үткәрелгән турнирда Кошман мәктәбе укучылары беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка, медальләр, бүләкләргә һәм символик бүләк – тәкәгә лаек булдылар. Икенче урынны – Иске Тәрбит, өченче урынны Олы Подберезье мәктәпләре командалары яулады.
Шәхси һәм командалар беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне 1975 ел Сабан туе батыры Фәргать Садриев, Алексей Макаров һәм ярышларныж баш хөкемдары Юрий Михайлов тапшырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Тулырак мәгълүматны Кайбыч таңнары сайтыннан кереп карый аласыз http://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/koshman-batyrlary-turnirynda-icheg-tk.