ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

18 ноябрь көнне Мәлки авылында яшәүче Андреева Елизавета Григорьевна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне юбилярны район башлыгы исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады.
 


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 нче октябрь көненнән тугызынчы мәртәбә #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде. Бу марафон Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт- татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында катнашучылар вакытны дөресрәк файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернытын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын , белемнәрен ныгытып, киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
 

16 ноября в Йошкар-Оле прошел межрегиональный фестиваль-конкурс "Энҗе бөртекләре эзләп".

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  

Балалар өчен «үзенчәлекле ата-ана, үзенчәлекле бала» социаль - психологик үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 15 ноябрендә “Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән дәрес оештырылды.
 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә техник авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю барышы турында хәбәр итте. 

15 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль 2 сеанста үтте: 11: 00 һәм 13: 00 сәгатьтә. Тамашачылар Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары иде.
 

Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Олы Тәрбит авылыннан Павел Маловны озаттылар.
 


17
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Юрийга яңа йорт ачкычларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Ачылу тантанасында шулай ук Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева катнашты. Бу шатлыкны уртаклашырга Юрийның сеңелләре - Елена Кузнецова һәм Наталья Щепанцова да килгән иде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International