Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) 2020 елның 20 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр тәмәке тартмый торган никотинлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Бүген Мөрәле авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, «Дубрава «агрофирмасы»ның директоры урынбасары Рафис Афлиев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
16-17 гыйнварда Федоровское авылында "Ел укытучысы -2020" конкурсының район этабы узды.
21 гыйнвар көнне район мәдәният йортында башкорт җырчысы Айдар Рәкыйпов концерты булып узды.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Чарага профилактика субъектлары вәкилләре, балигъ булмаганнар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр чакырылган иде. Профилактика субъектлары вәкилләреннән тыш, аңа балигъ булмаган балаларның ата-аналары да чакырылган иде. Консилиумның көн тәртибендә: сигнал карталарын карау, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын (реабилитация потенциалы дәрәҗәсе динамикасы) тормышка ашыру, коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны киметү һәм булдырмау буенча чаралар күрү, эшкә урнашу мәсьәләсе һәм башка мәсьәләләр.
18-20 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телле төркемнәр өчен татар теле буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасы узды. Анда безнең районнан Федоровское урта мәктәбе укучылары - Кирилл Козин һәм Татьяна Кабатьева катнашты.
Барыгызны да 2 февральдә 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Ризат һәм Зинира Рамазановларның концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 2-16-72.
21 гыйнварда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа елда туган сабыйларның гаиләләрне котлады.
21 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Хисап җыелышында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.