Бүген Мөрәле авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, «Дубрава «агрофирмасы»ның директоры урынбасары Рафис Афлиев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Җыелучылар алдында Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин башкарылган эшләр турында хисап тотты. Авыл халкы алдында шулай ук Мөрәле төп мәктәбе директоры Рушания Мозаффарова, ФАП фельдшеры Фәридә Сибгатова, Мөрәле авыл клубы мөдире Венера Фруэнтова, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов хисап тотты.
Җыелыш ахырында Альберт Илгизәр улы очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.