Район башлыгы Колаңгы авылында Яңа елда туган балаларның гаиләләрен котлады

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

      21 гыйнварда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа елда туган сабыйларның гаиләләрен котлады.

     Район башлыгы башта Марина Кириллова һәм Раджабали Вохидов гаиләсендә булды, аларга бишенче бала туган өчен 20 мең сумлык акчалата сертификат тапшырды.

       Аннары район башлыгы Руслан һәм Светлана Абдулхаевлар гаиләсен котлады. Альберт Илгизәр улы гаиләгә балалар коляскасы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгесе тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International