
18-20 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телле төркемнәр өчен татар теле буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасы узды. Анда безнең районнан Федоровское урта мәктәбе укучылары - Кирилл Козин һәм Татьяна Кабатьева катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре 9 сыйныф укучылары арасында татар теле буенча Татьяна Кабатьева республика олимпиадасында җиңүче булды. Ул җиңүче дипломы, ә аның җитәкчесе грамота белән бүләкләнде. Без аларны котлыйбыз!