21 гыйнварда башкорт җырчысы Айдар Рәкыйпов үзенең иҗат төркеме белән Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында чыгыш ясады. Җылы дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Югыйсә, артистлар үз осталыкларын гына түгел, күңел җылысын да бүлештеләр бит.