ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина республика күләмендә үткәрелгән “Закон территориясе” бәйгесе лауреаты булды.
Районда яз-көз айларында армиягә китәргә тиешле солдатлар белән очрашулар үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бу юлы да Олы Кайбычтагы җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залына Россия Кораллы Көчләренең булачак солдатлары, аларның әти-әниләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Сөйкемле сөякле кешеләр бар. Сөйкемле газеталар да була икән. “Кайбыч таңнары”ның яңа язмалары белән танышкан саен мин шул фикергә килә барам. Аның әнә шул сөйкемлелеге күңелне үзенә тартып тора, җанга рәхәтлек бирә, зиһенне тутыктырмый. Димәк, редакциядә сөйкемле сөякле, талантлы журналистлар, оста оештыручылар эшли дигән сүз.

 “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе коллективы редакциядә эшләп чыккан журналистика ветераннарын, барлык укучыларын, авыл хәбәрчеләрен, каләм тибрәтүче яшь дусларын Матбугат көне белән кайнар котлый:

 

 

 
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасында Матбугат көне уңаеннан “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе коллективына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
13 майда Казанда узган Татарстанның православ җәмәгатьчелеге форумында безнең республикада барлык диннәрнең үсеше өчен дә тигез шартлар тудырылуына, конструктив конфессияара элемтәләрне ныгыту кирәклегенә басым ясалды.

16
май, 2014 ел
җомга
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан узган II Халыкара олимпиадада да Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең IX класс укучысы Надежда Шапеева белән XI класс укучысы Ирина Иреева  да катнашты.
Экологик проблемалар, кешенең табигать дөньясына саксыз карашы турында газетабыз битләрендә әледән-әле чаң сугабыз. Сүз дә юк, әйләнә-тирә мохитны саклау, кешеләрдә экологик үзаң тәрбияләү буенча бездә төрле чаралар күрелә. Әмма елга-күлләребез, болын-кырлар, урманнар һаман да пычрануын дәвам итә әле.
Кайбычта джаз-оркестр? Мондый хәлнең булганы юк иде әле! Әһәмиятлелеге буенча, әлеге вакыйганы тарихи дип атап була.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы башкарма комитетында “Балалар илне ясый” дигән республика бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International