Лилия Сафина “Закон территориясе” республика бәйгесендә җиңү яулады

2014 елның 21 мае, чәршәмбе


Әлеге бәйге шәһәр-районнар, предприятие-оешмалар, югары һәм урта белем бирү йортларында, яшьләр белән эшләүче спорт, мәдәният үзәкләре, клублар арасында үткәрелә. Аның максаты – үз территорияңдә хокук тәртибе үтәлешен тәэмин итү, яшьләрне хокукый яктан тәрбияләү, закон бозуларны профилактикалау. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган бу бәйге 2007 елдан бирле үткәрелә. Лилия Сафина Кошман авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Диплом һәм ноутбук белән бүләкләнде.

– Әлеге бәйгегә тәкъдим ителгән 193 эшнең  35е сайлап алынган. Җиңүчеләр арасында булуыма шатланам. Бу – безнең җирлектә хокук тәртибен саклау буенча алып барылган максатчан хезмәтебезнең нәтиҗәсе, – диде Лилия ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International