Иске Тәрбит мәктәбе укучылары II Халыкара олимпиадада катнашып кайтты

2014 елның 16 мае, җомга

Әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева әйтеп узганча, олимпиада ике турда үткәрелде. Он-лайн тест рәвешендә узган елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр үткән беренче турда теләгән һәр укучы катнаша алды. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Тадҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай һәм башка чит илләрдән биш меңгә якын мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Бу турда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 300 укучы Казанда узган икенче этапка чакырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International