Кайбычта “Балалар илне ясый” бәйгесенең район туры җиңүчеләрен ачыкладылар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Партия лидеры Рушания Лотфуллина җитәкчелегендәге жюри бәйгегә тәкъдим ителгән рәсемнәрне бәя­ләгәндә теманың ачылышы, рәсемнәрнең матурлыгы, үзенчәлекле булуына игътибар итте. «Балалар ясаган рәсемнәрдә Ватан белән горурлану, туган илне, авылыңны ярату хисләре ачык чагыла һәм бу безне бик шатландырды», – диде ул. Нәтиҗәдә, биш укучының рәсемен бәйгенең Казанда узачак йомгаклау этабына җибәрергә лаек дип таптылар. Аларның авторлары: Надеждино мәктәбеннән Виктория Платонова, Зур Подберезье мәктәбеннән Анжела Герасимова, Борындык мәктәбеннән Илүзә Хуҗина, Олы Кайбыч мәктәбеннән Ләйсән Зыядиева, Мәлки мәктә­бен­нән Милана Горшкова.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International