«Татарстан Матбугаты көне барыбыз өчен дә уртак бәйрәм. Бүген Кайбычта газета-журналлар укымаган бер генә гаилә дә юктыр ул, мөгаен. Матбугат безгә һава кебек кирәк, ул безнең рухи азыгыбыз. “Кайбыч таңнары” газетасын беренче яртыеллыкта укучылар аңа 2014 елның икенче яртыеллыгында да язылачагына тирән ышанабыз. Киләчәктә дә бергә булыйк, хәбәрләшеп торыйк. Без алга таба да газетабызны тирән эчтәлекле, кызыклы язмаларга, хезмәт кешесен, район тормышын истә калырлык итеп сурәтләгән яңа очерклар, репортажлар белән баетып чыгарырга тырышачакбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗат ялкыны, бәхет телибез».