.jpg)
– Буыннар алмашы лаеклы дәвам итә. Сез дә, ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басасыз, – диде ул. – Кайбыч мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде. Бер ел сизелмичә дә узып китәр, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, туган як сезне көтә.
Яшьләрдә ватанпәрварлык хисләре мәктәптә тәрбияләнә. Укучылар белән очрашуларга сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен чакыралар, төрле кичәләр үткәрәләр, спорт исә сәламәт, ныклы рухлы итеп тәрбияләргә булыша. Иске Тәрбит мәктәбендә дә моңа зур әһәмият бирәләр. Әлеге очрашуда мәктәп директоры Анатолий Васильевка Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Мактау кәгазе шуның өчен тапшырылды да инде. Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин да егетләрне армия мәктәбенә әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде. Кайбыч районында хәрби исәпкә алу буенча өстәл начальнигы Рушания Миңнуллина әйтүенчә, быелгы язда 21 егет хәрби хезмәткә чакырылачак, аларның беренче партиясе 19 майда китте.
Очрашу мәдәният хезмәткәрләре әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Соңыннан чәй табыны артына җыелдылар.